Гөлчәчәк ападан БАВЫРСАК рецепты⏬ ❗Рецептны укый башлаганчы 💓куеп,дустыгызга җибәреп куегыз❗ Шул ук вакытта бавырсак-чәкчәкләрем дә пешә минем😀 Пешерми, ташлады димәгез. Яратасыз да инде. Рәхмәт матурларым! Бавырсак, чәкчәк өчен рецепт. Кабатлап куям. Көне, кәефе, кешесенә дә карый ул. Бик нәзберек. Рецепт. Кирәк була. - 10 йомырка - бер чеметем чәй содасы+уксус - Он Баллау өчен. 50мл су, 100гр шикәр комы, 400гр бал Игътибар! Йомыркаларны алдан ук юып, кабыгы белән туңдыргычта туңдырабыз. Йомыркалар никадәр озак туңдыргычта торса, шулкадәр чәкчәк, бавырсакка пешергән төшләребез уңачак. Эш барышы. Йомыркаларны кран астында суда тиз генә чистартып алабыз. Блендер белән акрын гына изгәлибез. Җеби тора, изгәләп торабыз. Акрын гына "венчик" белән шундук күпертә барабыз. Бик матур ак төскә кереп күперә. Бер чеметем чәй содасын+уксус белән сүндереп йомыркага кушабыз. Болгатып алабыз. Иләнгән онны акрынлап йомыркага сала башлыйбыз. Болгатуны агач калак белән эшлибез. Камыр куелыгы токмач камырыннан күпкә йомшак, кашык белән алганда сузылып тора-торган була. Никадәр озак басылса, шулкадәр камыр өчен яхшы. Өстен каплап бер 20-30 минут ял иттерәбез. Май әзерлибез. Мин ике савытка әзерлим. Кайнатып, суытып алам. Камырыбызның бер өлешен калак белән онлы куна тактасына төшерәбез. Токмачка җәйгән кебек күпкә калын итеп җәябез. Токмач кискән кебек кисәбез. Илибез. Майга салып пешереп карыйбыз. Төшләребез майга салгач акрынлап ак төскә кереп күтәрелсә май әзер дигән сүз. Төптә ятса, салкын(төшләр май эчәчәк). Бик тиз күтәрелсә, кайнар( төшләр ярыла). Температураны бераз күтәреп төшләребезне болгата-болгата пешерә башлыйбыз. Алсу төскә кергәч алабыз. Шулай берничә партия пешереп алабыз инде. Мин ике савытта алмаш-тилмәш пешерәм. Берсе пешкәндә икенчесе суына тора. Майны бер савытта өч партия пешергәннән соң, төсе үзгәрсә, каралса түгәм. Соңгы видео. Бал ясау. Су+шикәр комын кайнатып чыгарабыз, балны өстибез, кайнатуны давам итәбез. Кызу да, артык сүрәндә дә кайнатмыйбыз. Уртача температурада кайнатабыз. Әзерлеген салкын суга тамызып карыйбыз. Шар сымак катып калса, төптә җәелеп китмәсә бал әзер. Бал әзер булгач төшләрне болгатып, өеп куябыз! Берүк уңып пешсен, кызлар!Сораулар булса, языгыз! Тәмле рецепт өчен бик зур рәхмәт "Ашларыгыз тәмле булсын!" 💓

Теги других блогов: рецепты бавырсак чәкчәк